Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында компьютерны өйрəнү буенча шөгыльлəр үткəрелə.
Пенсионерлар өчен компьютер - зиннəт түгел, ə тормышка яңа мəгънə бирү, аралашу даирəсен киңəйтү, үзеңне замана белəн алга баручы итеп хис итү чарасы. Өлкəннəрнең компьютер алдында куркып калуын жиңү бик мөһим.
Танышу иң элементар əйберлəрдəн - термин, сүзлəр һəм гамəллəрдəн башлана (клавиатурада кайсы төймəлəргə һəм нинди тəртиптə басарга). "Һəр буынга - компьютер" программасы кысаларында социаль эшлəр буенча белгеч С.Савинова өлкəннəрне персональ компьютерда ышанычлы эшлəргə, мөстəкыйль рəвештə текстлы документлар ясарга һəм аларны компьютер хəтерендə сакларга, тышкы хəтер жайланмалары (флеш-карта) белəн эшлəргə, Интернетта кирəкле мəгълүматны табарга һəм аны дискта сакларга өйрəтə. Социаль хезмəт алучылар замана техникасын бик телəп өйрəнə.