Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалау дәресләрендә гантель ярдәмендә күнегүләр ясыйлар.
Даими шөгыльләнгәндә бу күнегүләр чыдамлылыкны арттыра, гомуми тонусны яхшырта. Гантель белән күнегүләр иң кирәкле мускул – йөрәкне ныгыта. Инсульт кичергән кешеләр дә гантельләр белән шөгыльләнә. Чөнки аларның эшкә сәләтлелеге, хәрәкәтләре арта. Шулай ук үпкәләре яхшырак эшли башлый.
Шушы көннәрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында 7 кглы гантель күтәрү буенча ярыш булып узды. 12 кеше катнашында узган турнирда иң күп күтәрүче Целовальников Григорий булды. Ул 40 тапкыр күтәрде.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.