Буа районы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, “Преодоление” клубы әгъзалары инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.
Әлеге чара Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында узды.
Балалар Буа икмәк заводында булды, анда икмәк пешерүче һөнәре белән танышты, һәр өстәлдә төп продукт турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Заводның тәҗрибәле икмәк пешерүчеләре балаларга икмәк каян алына һәм аны әзерләүнең нинди серләре турында сөйләде. Шулай итеп, балалар икмәк кенә түгел, аны әзерләүче кешеләрне дә хөрмәт итә башлады.
Чара ахырында балаларга татлы икмәк-күмәч ризыклары өләштеләр.