ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "ПрофХ" уены белән таныштырдылар.

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш эзләүче гражданнар өчен 22 февральдә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәк.

Нурлат шәһәре халык мәшгүльлек үзәгендә 2019 елның 20 февралендә 9.00 сәгатьтә вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.

26 февральдә Яшел Үзән шәһәре, К. Маркс урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Яшел Үзән механика көллиятендә "Белем. Карьера-2019" уку һәм эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

14 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча практик өйрәнүләр үткәрелде.
 

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Л.Вәлиева үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында шәһәр Башкарма комитеты Үзәк район Хакимияте белгечләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.

Әфганстан безнең әрнү һәм безнең төзәлмәс яра. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгару башланды. Сугыш елларында "кайнар ноктада" бер миллионлап совет солдаты хезмәт итте, унбиш меңнән артыгы һәлак булды...

14 февральдә мәшгульлек үзәге профконсультанты Яшел Үзәннең 1 нче номерлы лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.

Югары Ослан районында "Өмет утравы" комплекслы үзәге белгечләре "Гаиләнең хокукый навигаторы" мәгълүмати технологиясен актив куллануны һәм күп балалы гаиләләрне тиешле ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары белән таныштыруны дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International