22 февральдә Түбән Камада вакансияләр мини-ярминкәсе узачак

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш эзләүче гражданнар өчен 22 февральдә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәк.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: фрезерчы, слесарь-сантехник, токарь-расточник, механик җыю эшләре слесаре, токарь, футерчы (кислотоупорщик), котельщик, слесарь-ремонтчы, агач модельләр буенча модельщик, шлифовщик, токарь-карусельщик, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы.

Ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм эш белән тәэмин итү турындагы закон мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар. Шулай ук эш эзләүчеләрнең мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында да белү мөмкинлеге булачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International