14 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча практик өйрәнүләр үткәрелде.
Чаралар өч этапны үз эченә алган тренировкалар үткәрү планы нигезендә узды. Әзерлекнең ике этабында хезмәткәрләрнең барлык категорияләре белән теоретик һәм гамәли дәресләр һәм огнетушитель белән күнекмәләр үткәрелде. Күнегүнең гамәли өлешендә бинаның 1 катында янгын чыганагы барлыкка килү имитацияләнде.
Тренировка җитәкчесе Сало Светлана Михайловна эвакуация һәм шартлы янгын сүндерү буенча әзерлеккә нәтиҗәләр чыгарды. Коллектив билгеләнгән урында сигнал буенча тиз җыела белүләрен, оешканлыкны, дисциплинаны күрсәтте.
Күнегүләрнең нәтиҗәләре уңай бәяләнде, барлык автоматик янгынга каршы саклау системалары да эшләде, куелган максатлар һәм бурычлар тулысынча үтәлде.