«Свияга» авыл хуҗалыгы предприятиесе 5,5 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Апасның үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы «Сельхозпредприятие «Свияга» ҖЧҖ 275 хезмәткәренә 5574,4 мең сум күләмендә әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International