Нурлат шәһәре халык мәшгүльлек үзәгендә 2019 елның 20 февралендә 9.00 сәгатьтә вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
Ярминкәгә килүчеләр шәһәр һәм район оешмаларында булган эш урыннары турында мәгълүмат һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультация алачак.
Чараның адресы Нурлат шәһәре, Р.С. Хамадеев урамы, 19 йорт.