Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "ПрофХ" уены белән таныштырдылар.
Уен барышында реабилитантлар бик күп һөнәрләр һәм белгечлекләр турында белде. Үз теләкләрен һәм мөмкинлекләрен чагыштырырга өйрәнде. Малайларга программист, менеджер, ЧПУ операторы кебек һөнәрләр ошаган, ә кызлар киләчәкләрен флористика, дизайн, лабораториядәге эш белән бәйләргә теләгән. Өстәмә биремнәр сыйфатында балаларга кызыклы һөнәр турында мәгълүматны мөстәкыйль сайлап алырга һәм аны анализларга тәкъдим иттеләр.
Белгечләр фикеренчә, " ПрофХ" уены сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне булачак һөнәр сайлауда юнәлдерергә, хезмәт эшчәнлеге өчен мөһим булган күнекмәләр формалаштырырга һәм үстерергә мөмкинлек бирә.