Яшел Үзән мәшгульлек үзәге "Белем. Карьера-2019" уку һәм эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

26 февральдә Яшел Үзән шәһәре, К. Маркс урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Яшел Үзән механика көллиятендә "Белем. Карьера-2019" уку һәм эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана. Әлеге чарада Яшел Үзән, Волжск һәм Казан шәһәрләре уку йортлары катнашачак.

- Югары белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе "КНИТУ-КАИ" филиалы “Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты”;

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Яшел Үзән медицина көллияте";

- В.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Яшел Үзән филиалы;

- Югары белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы;

- Самара дәүләт транспорт юллары университеты (Казан шәһәре);

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Казан сәүдә-икътисад техникумы;

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте;

- Профсоюзларның югары белем бирү учреждениесе Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе;

- Марий Эл республикасының дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Төзелеш-сәнәгать көллияте;

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Казан технология һәм дизайн көллияте;

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Казан радиомеханика көллияте;

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Казан энергетика көллияте;

- Шәхси һөнәри белем бирү учреждениесе Бизнес һәм информатика ачык көллияте;

- Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы.

Чарада Яшел Үзәннең предприятиеләре дә катнашачак:

- А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы акционерлык җәмгыяте;

-Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте;

- Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе.

Яшел Үзәннең мәктәп укучылары уку йортлары хакында җентекләбрәк белергә, аларның вәкилләре белән укыту алып барыла торган һөнәрләр турында әңгәмә корырга, керү шартларын ачыкларга, презентацияләр, видеороликлар карарга, “мастер-классларда” катнашырга, һөнәри юнәлеш тесты үтәргә мөмкинлек алачак.

Ярминкәгә килүчеләр шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы һәм Казан шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары ихтыяҗ вакансияләр белән таныша алачак.

Вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International