Югары Осланда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Әфганстан безнең әрнү һәм безнең төзәлмәс яра. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгару башланды. Сугыш елларында "кайнар ноктада" бер миллионлап совет солдаты хезмәт итте, унбиш меңнән артыгы һәлак булды...

Безнең солдатлар, илебез җитәкчелеге куйган бурычларны үтәп, гомерләрен бирде.

Югары Ослан районының "Өмет утравы" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре районның Туган якны өйрәнү музее белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара уздырды.

Белгечләрнең Әфганстан турында сөйләүләре "Әфганстан - син күңелем әрнүе" дигән мультимедиа - презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар совет гаскәрләрен илгә кертү сәбәпләрен, совет сугышчыларының батырлыгын, нинди авыр шартларда сугышырга туры килүен белделәр. Зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр.

Чара ахырында белгечләр балалар белән хәрби тематикага багышланган открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Социаль педагог Екатерина Климовская сүзләренә караганда, чараның максаты - балигъ булмаганнарга гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, илебез тарихын өйрәнү, истәлекле традицияләрне саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International