26 нчы февральдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара үткәрде.
“Татарстан – безнең гомуми йортыбыз” – шундый исемдә Лаеш тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган вертуаль экскурсия узды.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гриппны профилактикалау буенча системалы эш алып барыла.
26 февральдә дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Яшел Үзән механика көллияте" бинасында "Белем. Карьера-2019" уку һәм эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 8-10 нчы сыйныф укучылары һәм эш эзләүче гражданнар катнашты.
Бүген Татарстанның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларының берничәсендә профилактик чаралар узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенә шундый югары бәя бирде матбугат конференциясендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов.
2019 елның 26 февраленә республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 496 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 161 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 461 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасы белән чагыштырганда 9 кешегә кимрәк.
2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде һәм Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Рукавичка" түгәрәге актив рәвештә тормышка ашырыла һәм эшли.
26 февраль көнне авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм башлыкларының атналык киңәшмәсендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы призына чаңгы ярышлары буенча чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды.