Бүген Татарстанның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларының берничәсендә профилактик чаралар узды.
Тукай районында социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе юрисконсульты Г.Сәлимова терроризмга каршы көрәш буенча әңгәмә үткәрде. Ул интернат-йорт карамагындагыларга террорчылык акты янау, шикле әйберләр табылу куркынычы янаган гамәлләр турында тагын бер кат искә төшерде. Чарада катнашучыларга шулай ук тематик видеороликлар күрсәтелде.
"Куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эш буенча белгеч Л.Имаметдинова профилактика дәрес оештырды. Социаль хезмәт алучыларны куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук ДИПИДА яшәүчеләргә ашыгыч һәм махсус хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр.
Шулай ук, 27 февраль көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында терроризм акты янаган очракта хезмәт күрсәтүче персоналны һәм социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү буенча инструктаж һәм күнекмә уздырылды. Чара профильле ведомство хезмәткәрләре белән берлектә үтте.