"Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы – мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча алдынгы"

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенә шундый югары бәя бирде матбугат конференциясендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында журналистларга Россия регионнарының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында Татарстан проектларының җиңүләре турында бәян иттеләр.

"Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасы проекты турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Министр билгеләп узганча, социаль өлкәгә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кертү ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Халыкның социаль регистры Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 2014 елда оештырылды. Ул республикада яшәүчеләр өчен дәүләт һәм социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын күтәрү өчен гамәлгә ашырылган.

"Бүген татарстанлыларның, өйдән чыкмыйча, социаль әһәмияткә ия хезмәтләр алу мөмкинлеге бар. Бу белгечләр эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга, гражданнарны кирәкле белешмәләр бирү өчен территориаль социаль яклау органнарына артык йөрүдән азат итәргә һәм, нәтиҗәдә, социаль яклау бүлекләрендә чиратны киметергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International