ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

Зәйнең "Шатлык"  үзәге “Киноучреждение”  белән берлектә  ведомствоара социаль патронажда торучы һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомство учетында торучылар өчен “Петр һәм Павел” хәрби фильмын карауны оештырды.

 

Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 1нче март көнне ачык дәрес узды.

 

27 нче февральдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча компьютер тесты үткәрде.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча эшсез гражданнарның беренче төркеме һөнәри белем алуга кереште. Яңа белемне алар “Электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” юнәлеше буенча алачак.

Зәй районында эшсез гражданнар үзмәшгульлеккә ярдәм күрсәтү программасы кысаларында Экспертлар советына өч яңа проект тәкъдим итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр урынбасары Юлия Абдреева рәислегендә киңәшмә узды. Очрашуның төп максаты волонтерлар һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне даими нигездә оештыру.

25-27 февраль көннәрендә Казанда "Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе" дигән белем бирү семинары узды. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы оештырды.

Хәзерге вакытта усешендэ кимчелеклэр булган баларны тернәкләндерү һәм коррекцияләү өлкәсендә төрле арттерапевтик технологияләр куллану зур әһәмияткә ия.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы  Чистайның "Җүкәтау" ҖЧҖ 88 хезмәткәренә 2291,1 мең сум әҗәтен кайтарды.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында малайлар арасында профилактик әңгәмә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International