26 нчы февральдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара үткәрде.
Чара яшүсмерләрне Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру; хәрби һөнәрләр, хәрби техника турында белемнәрен ныгыту, балаларда җитезлек һәм тапкырлык, патриотик хисләр тәрбияләү өчен юнәлдерелгән иде.
Әлеге очрашу балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтырга ярдәм итте. Чарада социаль хезмәт алучы 14 кеше катнашты.