2019 елның 26 февраленә республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 496 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 161 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 804 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 761 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 713 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алган.