Татарстанның ике моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 461 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасы белән чагыштырганда 9 кешегә кимрәк.

Менделеевскида да эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 26 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 63 эшсез исәпләнә.

Бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсез гражданнар саны арту күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрдә 1 193, 363, 1 062, 363 һәм 343 рәсми теркәлгән эшсез гражданнар исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International