ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Метроэлектротранс" МУП хезмәткәрләренә укуларында уңышлар һәм һөнәри казанышлар теләде. 27 февральдә Татарстанда пенсия яше алдындагы гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру проекты старт алды. 

Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды. 8 оешма һәм предприятие сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган, социаль ярдәмгә мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлык кичерүче гражданнар өчен эш урыннары тәкъдим итте.

 

 

26 февральдә Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм ата-аналар катнашында киңәйтелгән ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум узды.

 

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучылар өчен “Сак булыгыз, ГРИПП!” дигән видеомарафон үткәрде.

"Театр сандыгы" мобиль театр студиясе проектын тормышка ашыру буенча чираттагы чара  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе катнашында узды.

Янгынга каршы профилактика чаралары, хезмәткәрләрнең янгын вакытында үз-үзләрен тотышын тикшерү максатында Арчаның Яңа Кенәр авылы янгынга каршы сак хезмәте бүлеге башлыгы Х.Ахметов, янгынга каршы сак инженеры Р.Гарифуллина катнашында “Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләнү үтү бүлегендә өйрәнүләр булып узды.

Биектау районы “Өмет” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечеләре  "Терроризм һәм экстремизм”  һәм 2017-2020 елларда балигъ булмаганнар өчен хокук бозучылар санын киметүгә юнәлдерелгән программа кысаларында “Үз-үзеңә ышан” клубы  әгъзаләре белән  “Читкә тайпылмас өчен нишләргә?"  темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Түбән Кама районы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина "Минем уенчыкларым" дигән темага дәрес үткәрде. Чарада  социаль хезмщт алучы 10 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

26 февральдә Чүпрәле муниципаль районының "Теплый дом" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле дәрес узды.

25 февральдә Яшел Үзән муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр "Гнёздышко" социаль приютыда һөнәри юнәлеш буенча чираттагы чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International