"Наз" социаль приютында "Рукавичка" театр түгәрәге эшли

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде һәм Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Рукавичка" түгәрәге актив рәвештә тормышка ашырыла һәм эшли.

26нчы февраль көнне кече яшьтәге балалар өчен балаларга таныш шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр уйнатылды, өстәл театры ярдәмендә җырлар сәхнәләштерелде. Ә шат күңелле Петрушка белән, хәтта бергә яшәсәк тә, балалар бик теләп куллар биреп исәнләште, сорауларга җавап бирде. Балалар тамашаны алкышларга күмде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International