Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Яшел Үзән механика көллияте" бинасында "Белем. Карьера-2019" уку һәм эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 8-10 нчы сыйныф укучылары һәм эш эзләүче гражданнар катнашты.

Әлеге чарада Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләренең 12 уку йорты, шулай ук “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте, дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе “Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе” катнашты.

Яшел Үзәннең мәктәп укучылары уку йортлары хакында тулырак мәгълүмат алды, аларның вәкилләре белән укыту алып барыла торган һөнәрләр турында әңгәмә корды, керү шартларын ачыклады, презентацияләр, видеороликлар карады, мастер-классларда катнаштылар, һөнәри юнәлеш тесты үттеләр, шәһәр һәм районның предприятиеләре ихтыяҗ вакансияләр белән таныштылар.

Ярминкәдә барлыгы 528 кеше катнашты, 499 укучы һөнәри өстенлекләр ачыклаучы һөнәри юнәлеш анкетасы тутырды, шуларның 230 сы һөнәри юнәлеш буенча дәүләт хезмәте алды.

Мәшгульлек үзәге "Белем. Карьера-2019" уку һәм эш урыннары ярминкәсен оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән өчен Яшел Үзән механика көллияте җитәкчесенә һәм бар коллективка рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International