Яр Чаллының “Асылташ” социаль приютында тәрбияләнүче балаларда үз милләте тарихына, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, аларда эстетик зәвыклы караш формалаштыруда, иҗатка ымсындыру җәһәтеннән төрле түгәрәкләр оештырыла.
Балтачта гомер итүче Гарипов Равил Хөсәен улына 5 март көнне 90 яшь тулды.
Балык Бистәсе "Ышаныч" үзәге белгечләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган, авыр тормыш хәлендәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен йорт хуҗалыклары җыеннары оештырыла.
1нче март, Халыкара әфьюнчылык һәм әфьюн сату-алуга көрәш көнендә Түбән Мактаманың 11нче балалар китапханәсе вәкилләре һәм Әлмәт "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм иҗтимагый куркыныч хәлдә торучы балалар өчен табиб психиатр-нарколог Наил Гарифуллин белән очрашу оештырды.
Түбән Каманың "Веста” үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 11 бала һәм аларның әти-әниләре өчен “Әниләр һәм балалар” дигән темага дәрес үткәрде.
5 мартта бурычлылардан алимент түләтү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне узды. Бөгелмәдә узган чарада мәшгульлек үзәгенең бүлек башлыгы А.Кудрявцева да катнашты.
28 февральдә Яр Чаллы шәһәре округында “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “бина эчендә янгын чыгу сәбәпле” барлык кешеләрне эвакуацияләделәр.
6 мартта Теләче районындагы “Чишмә” үзәгендә "Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасыннан хезмәткәрләрне террористик акт янаганда эвакуацияләү" темасына планлы күнекмә үткәрелде.
Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында атнага бер тапкыр "Виртуаль туризм. Дөньяда сихри урыннар бар", дигән инновацион технология тормышка ашырыла. Ул гражданнарны социаль адаптацияләүгә һәм социомәдәни реабилитацияләүгә юнәлдерелгән.
"ДариДоброПростоТак" волонтерлык хәрәкәтенең профессионал остазлары Бөгелмәнең "Ялкын" приюты балаларына һөнәрләр өйрәнергә ярдәм итте.