Балтачта гомер итүче Гарипов Равил Хөсәен улына 5 март көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Энҗе Муллагалиева һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлады. Алар Равил агага изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук юбилярга Президент Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк, авыл җирлегенән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.