Өлкәннәр өчен виртуаль экскурсияләр оештырыла

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында атнага бер тапкыр "Виртуаль туризм. Дөньяда сихри урыннар бар", дигән инновацион технология тормышка ашырыла. Ул гражданнарны социаль адаптацияләүгә һәм социомәдәни реабилитацияләүгә юнәлдерелгән.

Технологиянең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм актив озын гомер озынлыгын арттыру.

Бу атнада программа буенча өлкән яшьтәге кешеләр виртуаль рәвештә Гагра шәһәрендә, Рицин милли паркында, Сочидагы Олимпиада паркында "булып кайттылар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International