5 мартта бурычлылардан алимент түләтү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне узды. Бөгелмәдә узган чарада мәшгульлек үзәгенең бүлек башлыгы А.Кудрявцева да катнашты.
Белгечләргә балалары өчен алиментларны үз вакытында һәм тулы күләмдә ала алмаган ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте.
Хатын-кызларны иң борчыган сорау – бурычлыларны ничек итеп мәҗбүри түләтергә икәнлеген ачыклау. Мисал өчен, бурычлының милегенә арест салу, хезмәт хакыннан акчасын тотып калу ысулларын куллану.
Россия ФССП Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә РОСП өлкән суд приставы Н.Митряева мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җентекле аңлатмалар бирде, консультация уздырды.