Бөгелмәлеләр һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан мастер-класс оештырды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

"ДариДоброПростоТак" волонтерлык хәрәкәтенең профессионал  остазлары Бөгелмәнең "Ялкын" приюты балаларына һөнәрләр өйрәнергә ярдәм итте. 

Малайлар һәм кызлар волонтерлар җитәкчелегендә  “Һөнәр” дигән махсус китапчык ясады. Лэпбук балаларны төрле һөнәрләр, аларның атрибутлары, махсус киемнәре белән таныштыра, белгечлек классификациясе турында сөйли һәм тәрбияләнүчеләргә хезмәт дөньясының төрлелеген аңларга  ярдәм итәчәк.

 Бу китапчык аша балалар кешегә кирәкле, теге яки бу һөнәрнең мөһим сыйфатларын билгеләргә өйрәнәчәк. Лэпбукка кертелгән бик күп карточкалар, кәгазь курчак, карта һәм башка интерактив элементлар хезмәт дөньясы белән балаларны мавыктырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International