Лениногорскның мәшгульлек үзәге белгечләре “РУМ” укыту үзәге психологлары белән берлектә шәһәрнең 12нче лицей укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча чара уздырды. Чараның максаты – киләчәккә һөнәр сайлау өчен ярдәм итү иде.
Республикада янгын очраклары ешаю сәбәпле Буа муниципаль районында социаль хезмәт алучыларның газ һәм мич җиһазларының торышын тикшерү буенча эшче төркем төзелде.
"Сезнең хезмәт хокуклары дәүләт тарафыннан якланган",- бу хакта Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре белән очрашу барышында хәбәр итте. Очрашу Зәй шәһәр китапханәсендә узды.
2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Югары Ослан районында тиешле чаралар күрелә.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучыларның “Сәнгать-ул үзе дәва” дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен оештырды.
Буа районының "Гармония" үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 2 нче социаль участокта "Терроризм-җәмгыятькә янау" темасына төркемле дәрес уздырды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, стандартлары турында мәгълүмат бирү максатыннан Зәйнең ”Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә шәһәр, район оешмалары хезмәткәрләре һәм халык белән мәгълүмати очрашулар уздырып тора.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы уңаеннан чираттагы чара узды. Интернат-йорт белгечләре биредә яшәүчеләргә имин тормыш итү чаралары турында сөйләде.
Җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистлык күренешләр белән көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора.