Түбән Каманың "Веста” үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 11 бала һәм аларның әти-әниләре өчен “Әниләр һәм балалар” дигән темага дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты - балаларның йорт хайваннары турында башлангыч белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү, аларның атамаларын дөрес әйтергә өйрәтү.
Чираттагы дәрестә нәниләр янына кунакка үз балаларын ияртеп йорт хайваннары “килде”. Дәрес барышында балалар йорт хайваннары һәм аларның балаларын тышкы кыяфәте буенча аерырга өйрәнде. Балаларга тәкъдим ителгән уен биремнәре сөйләм, фикерләү, сүз байлыгын активлаштыруга ярдәм итте.
Физминутка дәреснең төп максатына ирешү өчен эшләнде. Уен күнегүләре һәм биремнәр дәрескә бербөтен булырга мөмкинлек бирде. Әниләр дә читтә калмады, балалар белән бергә барлык тәкъдим ителгән күнегүләрне башкардылар.
Дәрес ахырында, балаларга ирекле уен эшчәнлеге өчен вакыт бирелде. Балалар һәм аларның әниләре өйләренә бик канәгать, яхшы кәеф һәм яңа белемнәр белән кайтып киттеләр.