28 февральдә Яр Чаллы шәһәре округында “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “бина эчендә янгын чыгу сәбәпле” барлык кешеләрне эвакуацияләделәр.
Чараның төп максаты - эвакуация вакытында кешеләрне бинадан чыгару һәм ярдәм күрсәтү чараларын ныгыту. 15 инвалид баланы, ата-ананы бинадан чыгардылар. Чарага йомгак ясап, тернәкләндерү үзәге директоры М. Белова өйрәнүләр уңышлы узды, дип билгеләп үтте.