Яр Чаллының “Асылташ” социаль приютында тәрбияләнүче балаларда үз милләте тарихына, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, аларда эстетик зәвыклы караш формалаштыруда, иҗатка ымсындыру җәһәтеннән төрле түгәрәкләр оештырыла.
Балалар милли сәнгать аша иҗади эшчәнлеккә тартылып, үзләре мәдәни байлык тудыралар.
Эш формалары төрле, балаларның ихтияҗларына туры килә: төрле дәрәҗәдәге иҗади биремнәр, әкиятләрне сәхнәләштерү, халык авыз иҗаты белән танышу, альбомнар карау һәм төзү. Табигый чимал белән эшләгәндә, балаларның фантазиясе арта, күзаллаулары киңәя, аларда яңа композицияләр ясауга этәргеч бирә, тормышка уңай караш формалаштыра.
Мәсәлән, рус халык әкияте буенча башлык-битлек ясаганда, бик озак һәм катлаулы эш башкарыла: иң элек әсәр эчтәлеге белән танышалар, әкият геройларының характерын билгелиләр, фикер алышалар; персонажларны ясыйлар, үзара геройларны билгелиләр; репетиция ясыйлар һәм башкалар алдында чыгыш ясарга әзерләнәләр. Бу балалар өчен бик дулкынландыргыч вакыт. Алар уртак эш барышында борчылалар, якын дуслар табалар. Үзләре башкарган эшне ата-аналарына, кечкенә дусларына бүләк итәргә яраталар. Үз куллары белән тудырган хезмәт җимеше соклану, кәнәгатьләнү хисе тудыра.
Күмәк иҗади эш һәм эмоциональ кичереш балалар күңелендә яхшылык, изгелек һәм яшәү шатлыгы өсти.