Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясенең беренче этабы башланды

2019 елның 22 марты, җомга

Наркотик матдәләр куллануга каршы көрәш максатыннан республикада төрле чаралар һәм акцияләр үткәрелә. 11-22 мартта “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды.

Бу акция уңаеннан 18 март көнне Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта эш алып барды. Максат: наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм наркомания таралуга каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

Акция үткәрү өчен “Сезнең йортта наркопритон оештырылганын ничек белергә” дигән темага тарату материалы - листовкалар әзерләнде. 

Үтеп баручылар файдалы мәгълүмат өчен белгечкә рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International