Ютазы районында уку һәм эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 22 марты, җомга

26 март көнне Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укучыларны һәм эшсез гражданнарны уку һәм эш урыннары ярминкәсенә чакыра.

Әлеге чарада Ютазы районының 18 уку йорты һәм эш бирүчеләр катнашачак. Килүчеләр факультетлар, белгечлекләр, документлар тапшыру һәм кабул итү шартлары, шулай ук булган вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак.

Чара Урыссу ш.т. п., Урыссу ур., 60 йорт адресы буенча 12.00 сәгатьтә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International