Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында Бөтендөнья шигърият көне

2019 елның 22 марты, җомга

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья шигърият көне - шагыйрьләрне хөрмәтләүгә сәбәп ул.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган "Поэзия могҗиза кебек" шигъри укулары булып узды. Социаль хезмәт алучылар мәхәббәт, ватан, дуслык, рус һәм татар телләрендә яз турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыды. Барлык катнашучыларга да чарада катнашкан өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кичә ахырында Нәсимә Карамова үзенең иҗаты белән уртаклашты. Шигъри сүз белән очрашу шигырьләр карата ихлас кызыксыну уятты. Чарада катнашучылар киләчәктә шигърият дөньясы белән тагын бик күп кызыклы очрашулар булачагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International