21 март көнне Теләче районының социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.Галимова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча "Чишмә" комплекслы үзәге директоры Н.Муртазина социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырды.
Әлеге җыелыш барышында 2019 елның февраль аена нәтиҗә ясалды һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Россия эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчәсенең хезмәткәре И.Зиннатуллин һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары Л.Хәкимуллин катнашты. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып барды.