21 нче март көнне ел саен Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромлы балалар тәрбияләүче гаиләләр җыела. Аларга “Әйдәгез, дуслар, берләшик!” дигән зур чара үткәрелде.
Чарада бик күп кунаклар катнашты. Алар чыгышлар ясады, әти-әниләргә җылы рәхмәтләрен белдерделәр.“Созвездие–Йолдызлык 2019” конкурсында катнашкан балалар үзләренең искиткеч матур чыгышлары белән кунакларны сөендерде. Балалар җырлады, биеде, уйнадылар. Үзәктә эшләп килүче театр студиясенең яшь артистлары “Кот в сапогах” әкиятен сәхнәләштерде.
Чара бик күңелле, җылы мөнәсәбәттә үтте. Балаларга ахырдан бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, мондый чаралар бик кирәк.