"Нык гаилә" проектын тормышка ашыру уңаеннан Балык Бистәсе районында чара узды. Кичәгә экспертлар һәм гаилә парлары чакырылган иде.
Чараны алып баручы гаилә тормышында барлыкка килгән актуаль мәсьәләләр буенча фикерләр аукционы үткәрде. Катнашучылар экспертларның чыгышларын тыңлады, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы теге яки бу мәсьәләләр буенча үз фикерләрен белдерделәр.
Соңыннан гаилә парлары алдында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина чыгыш ясады.