"Бәхетле балачак" социаль программасы уңаеннан Яр Чаллының "Веста" үзәгендә анимацион студия эше дәвам итә, анда социаль хезмәт күрсәтүче балалар волонтерлар белән берлектә Г. Тукайның "Су анасы" мультипликацион фильмын әзерли.
Максат: фантазия һәм мультипликация дөньясы аша үз-үзеңне реальләштерү. Балалалар декорацияләр һәм мультфильм геройларын пластилиннан ясады. Шул ук вакытта әсәрләрнең милли колориты исәпкә алынды.
Эш барышында күрү сәләте, сүз, вак моторика, фантазия үсә. Балалар волонтерлар белән актив рәвештә иҗади эшкә чумды, әлеге дәрес һәркемгә үзен ачарга мөмкинлек бирде.