Яшел Үзәннең "Гнёздышко" социаль приютында  һөнәри юнәлеш дәресе узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм тәрбияләнүчеләрнең игътибарын әлеге өлкә белгечлекләрен сайлауга җәлеп итү уңаеннан Яшел Үзәннең "Гнездышка" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Дөньядагы эшче һөнәрләрнең күптөрлелеге" темасына һөнәри юнәлеш дәресе уздырылды.

Дәреснең максаты эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм хезмәт кешесенең уңай имиджын формалаштыру, балаларга эшче һөнәрләр базары, һөнәри белем бирү оешмалары, эшчеләрнең мөһим һөнәри сыйфатлары турында мәгълүмат бирү иде. Һөнәр сайлау тагы да җайлырак булсын өчен мәшгульлек үзәге профконсультантыннан балалар төрле һөнәр төрләре турында белделәр: кеше, техника, билгеләр системасы, табигать, сәнгать образы.

Дәрес ахырында эшче һөнәрләр - яшелләндерүче, ландшафт архитекторы, верстка остасы, шәфкать туташы, пешекче-кондитер, шеф-пешекче, машина йөртүче турында видеосюжет күрсәтелде. Дәрес барышында балалар активлык күрсәтте, теге яки бу һөнәргә кайда укырга мөмкин булуы белән кызыксындылар. Мәшгульлек үзәге профконсультанты балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International