2 апрелендә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең 2019 елда җәмәгать эшләре оештырулары хакындагы карары үтәлү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шәһәр белән районның 23 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.
Катнашучыларга вакытлы хезмәт урыннары оештыру һәм үткәрү, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аркылы электрон рәвештә кирәкле хезмәткәрләр сайлаганда эш бирүчеләргә ярдәм рәвешендә дәүләт хезмәте күрсәтү хакында мәгълүмат җиткерелде.
Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да мәшгульлек үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар хакында белешмәлекләр алды.