Түбән Кама районында язгы чакырылыш компаниясе старт алды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Камада чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Комиссия төркеменә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле дә кергән.

Халыкны эш белән тәэмин итү, профориентация, һөнәри белем бирү һәм хезмәт базарын фаразлау программалары бүлеге башлыгы Е. А. Сорокина гражданнарга альтернатив граждан хезмәте узу турында хәбәр итә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның тиешле гаризаларын карый һәм алга таба мониторинг алып бара.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елгы язгы чакырылыш компаниясе чорында Түбән Кама муниципаль районының 150 егетен хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International