Республиканың өч моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 328 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 31 кешегә кимрәк. Шулай ук бу атнада Түбән Кама һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 2 апреленә мәшгульлек үзәкләрендә 1 071 һәм 56 эшсез исәпләнә.

Бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән һәм Кама Аланында эшсез гражданнар саны бераз арткан. Әлеге моношәһәрләрдә рәсми рәвештә теркәлгән 1 156, 392, 493 һәм 376 эшсез гражданнар исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International