Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил итә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 2 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 715 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 29 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ  39 176  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 6 348 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 633 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 607се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 37 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International