Бүген Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы ТАССР ның 100 еллыгына багышланган “Туган ягым” дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Чара туган якның тарихын өйрәнү, гражданлык һәм әхлакый нигезләргә таянып шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәгә ведомствода исәптә торучы гаиләләр килде.
Чакырылганнар китап басмалары аша туган төбәкнең тарихы, узганы һәм киләчәге белән танышты. Республика 1920 нче елда ТАССР буларак оеша. Шул вакыттан бирле ул һәрчак үсештә.
Күргәзмәгә килүчеләр үзләре өчен күптөрле файдалы мәгълүмат алды һәм чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.