"Ышаныч" тернәкләндерү үзәгендә "Үз кулларың белән ясалган" конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрү максатында,  Яшел Үзән районы "Ышаныч"  балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре арасында "Үз куллары белән ясалган" дигән һөнәри юнәлеш дәресе үткәрелде.

Һөнәри юнәлеш дәресендә мәшгульлек үзәге профконсультанты "Ышаныч" тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре иҗади конкурска нәтиҗә ясады.  Балалар педагоглар һәм ата-аналары ярдәме белән ясалган иҗат эшләрен тәкъдим итте.

Эшләнмәләр төрле технологияләр белән һәм төрле материалдан (кәгазь, картон, тукыма, җеп, фетр) ясалган иде. Һәр катнашучы үзенең эшләнмәсе нинди һөнәргә багышланганын, үзенең киләчәктә кем булырга теләгәнен сөйләде. Үзәкнең бер тәрбияләнүчесе пешекче һөнәре хакында кызыклы тамаша күрсәтте. Дәрес ахырында мәшгульлек үзәге профконсультанты педагогларга Рәхмәт хатлары, ә балаларга катнашучы дипломнары һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International