Бөгелмә мәшгульлек үзәге белгечләре “Ялкын” приютында тәрбияләнүче һәм “Яңарыш” инвалид-балаларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен шәһәрнең тегү фабрикасына, почтага, 64нче янгын сүндерү частена һәм Бөгелмә механика заводына экскурсияләр оештырды.
Язгы каникул чорында балалар тегүче, кисүче, почта хезмәткәре, янгын сүндерүче һөнәрләре ияләре белән очрашты. “Яңарыш” инвалид-балаларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар почта һәм тегү фабрикасында эшләүчеләрнең хезмәте белән таныштылар. Бу оешмалардагы һөнәрләр киләчәктә әлеге учредениедә дәваланучы балаларның күбесенә сәламәтлеге ягыннан туры килергә мөмкин. “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр исә тагын механика заводында да булды.
Экскурсияләрдә барлыгы 22 кеше катнашты.