ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр әлеге акциядә актив катнашты.

24 апрель көнне 15 эшсез граждан социаль адаптация буенча тренингта катнашты. Дәүләт хезмәтен Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге оештырды.

23 апрельдә Кукмара районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә психолог Д.Йосыпова "Яшүсмерләргә профориентация буенча уеннар" темасына ачык дәрес үткәрде.

22 апрельдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнашкан инвалидка хезмәт хакы түләү чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан ТР бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзүгә тапшырылган  документларны тикшерү өчен оештырылган комиссия утырышы узды.

Бүген "Татар-информ" республика мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Миңнесәфия Баһавиева Чистайның  ятим балалар йортына хәйрия акциясе оештырды.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

22 апрельдә Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм педагоглары Интернет бәйлелекне профилактикалау җәһәтеннән 5 мәктәпнең V-VI сыйныфында укучы 30 бала өчен дәрес үткәрде.

Тәтешнең "Тәтеш балкышы" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 23 апрельдәе "Канун һәм яшүсмер" программасы уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль белгече Ирина Шитова "Ветеранга хат яз" акциясе үткәрде.

22 апрельдән башлап Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  социаль хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое  Михаил Чирков  исемендәге кадет интернат-мәктәбе волонтерлары белән берлектә “Ветераннар янәшәдә яши” акциясе үткәрә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 403 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International