24 апрель көнне 15 эшсез граждан социаль адаптация буенча тренингта катнашты. Дәүләт хезмәтен Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге оештырды.
Әлеге хезмәт эшсез гражданнарның эш эзләүдә активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Белгечләр белдерүенчә, курсларда катнашучыларның үз көчләренә ышанычы арта, конкрет очракларда карарларны тизрәк кабул итәргә өйрәнә, яңа өлкәгә тизрәк кереп китә ала.
Шулай ук гражданнарның эшкә урнашуга комачау итүче төп проблемаларны ачыклау максатыннан, 22-23 апрель көннәрендә халык мәшгульлеге үзәгендә теркәлгән 7 кешегә психологик ярдәм күрсәтелде. Аларның алтысы пенсия яшенә җитеп килә, тагын бер гражданинның сәламәтлеге буенча чикләүләр бар.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге хезмәт профессиональ һәм социаль үсешне тоткарлап торучы психологик киртәләрне җимерергә, гражданнарның эшкә урнашу теләген арттырырга ярдәм итә.