2019 елның 1 яртыеллыгында Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтне саклау буенча белгече Д.Гәрәев 2019 елда хезмәтне саклау буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.
Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фәссахова мәгълүмати очрашуда катнашты hәм Автозавод районының Ветераннар советы активы алдында чыгыш ясады.
Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова волонтерлар белән берлектә Кнәз урта мәктәбе базасында “Балалар өчен ышаныч телефоны" акциясе үткәрде.
Минзәләнең ”Умырзая” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык әлифбасы” дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм аларны үтәү кирәклеге турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү.
Радиация фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне ел саен 26 апрельдә билгеләп үтелә.
19 апрельдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән "түгәрәк өстәл" форматында чираттагы очрашу узды. Очрашу барышында эш бирүчеләрне мәшгульлек үзәге программаларында катнаштыруның мөмкин булган вариантлары тикшерелде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында экология акциясе башланды.
Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Кул бармакларының вак моторикасын үстерү" дигән чара үткәрде.
23 апрельдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.