Эльмира Зарипова Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан матбугат конференциясе үткәрде

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Татар-информ" республика мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Матбугат конференциясе барышында министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы ел саен 28 апрельгә багышланган чараларда катнаша. Бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары  эштәге имгәнү һәм һөнәри авырулар проблемаларына игътибарны җәлеп итүче чаралар оештыра.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2018 елда 177 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 43е үлем белән тәмамланган һәм 134 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

"Татарстан Республикасында хезмәт турындагы кануннарны үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлтелгән даими эш алып барыла,- диде министр Э.Зарипова журналистларга. - 2018 елда хезмәтне саклау һәм эштәге имгәнү өлкәсендә хокук бозу фактлары буенча штраф санкцияләреннән тыш 135 җинаять эше кузгатылган, аларны карап тикшерү буенча судлар тарафыннан 13 гаепләү карары чыгарылган. 2019 елның 1 кварталында карала торган категориядәге җинаятьләр буенча 36 җинаять эше кузгатылды, шулардан 8 җинаять эше судка җибәрелде."

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 кварталында Дәүләт хезмәт инспекторлары тарафыннан хезмәт кануннарын үтәү мәсьәләсе буенча 651 тикшерү үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International