Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр әлеге акциядә актив катнашты.
"Чаллыда эшлә" акциясе кысаларында шәһәрнең төрле оешмаларына өч экскурсия үткәрелде. "Жилэнергосервис" ҖЧҖендә малайларны электрчы һөнәре белән таныштырдылар. Экскурсия кызыклы һәм файдалы узды. Малайлар өчен "Жилэнергосервис" белгечләре компания лабораториясендә шәхси саклану чараларын сынау оештырды, аларда балалар актив катнашты.
Ветераннар өчен госпитальдә кызларга табиб-терапевтларның, белгечләрнең һәм процедура кабинеты шәфкать туташларының эше турында сөйләделәр.
Шәһәрнең бер ризыклану оешмасында балалар пицца әзерләү технологиясе белән танышты, шулай ук шеф-пешекче җитәкчелегендә үз куллары белән аны әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек алдылар. Балалар шеф-пешекчеләрнең тәҗрибә белән уртаклашуларын игътибар белән тыңлады. Очрашу ахырында балалар үзләре әзерләгән пицца белән сыйлады.
Экскурсияләр балалар өчен якты эмоциональ тәэсирләр туплауга ярдәм итте, электрик, шәфкать туташы, доктор, пешекче һөнәрләренә кызыксыну уятты.